Зәйдә физик мөмкинлеге чиклеләр өчен спорт бәйрәме оештырыла
29 июльдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Мөмкинлекләр дөньясы” дип исемләнгән физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен спорт бәйрәме үткәрелә.
Программада канат тартышу, шахмат-шашка уены, армрестлинг көрәше, спорт йөреше, дартс уеннары ярышы каралган. Шулай ук биредә “Күңелле стратлар” эстафета ярышында катнашу һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер!”(ГТО) нормативларын үтәү мөмкинлеге дә бар.
Спорт бәйрәмен физик культура, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре,мәдәният идарәләре “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлеге белән берлектә оештыра.
Чара актив яшәү рәвешен пропогандалау, вакытны файдалы үткәрүгә тарту максатында оештырыла. Спорт ярышларын ачу тантанасы ял паркында көндезге сәгать 10да була. Ә соңыннан һәр спорт төре буенча җиңүчеләр, призерлар билгеләнеп бүләкләү тантанасы үтәчәк.
фото: ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев