Зәйдә фитнес белән шөгыльләнәләр
15 июльдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты фойесында, иҗат хезмәткәрләре микрорайонда яшәүчеләр белән фитнес сәгать үткәрделәр.
Анда халыкны фитнеска һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итүгә уңай атмосфера тудырдылар. Фитнес сәгате сулыш алу, мускулларны, аякларны, муеннарны, күзләрне, буыннарны ныгыту өчен күнегүләр комплексыннан торды. Физик культура белән мондый шөгыльләнү, кешеләрне актив тормыш позициясенә юнәлтеп, сәламәтлекне ныгыту, ял һәм мәшгульлекне оештыру мөмкинлеген тәэмин итә торган шартлар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев