Зәйдә «фанфурик» лар сатучы җавапка тартылачак
Зәй районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендә закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары даими рәвештә үткәрелә.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада Зәйдә законсыз спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Ленин урамындагы бер бинада составында спирт булган сыекча (халык телендә «фанфуриклар») сату очрагына тап булганнар — 100 граммлы 219 савыт табылган.
«Закон бозган зат Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев