Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә эшмәкәрләр өчен мәгълүмати чара үтте

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Зәй эшмәкәрләре өчен район җитәкчелеге һәм ТР Рәисе каршында эшләүче эшмәкәрләр хокукларын яклау иҗтимагый кабул итү бүлеге вәкаләтлесе Евгений Безроднов һәм «Коррупциягә каршы бизнес» үзәге башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров катнашында түгәрәк өстәл артында «Ачыктан-ачык сөйләшү» үтте.

Биредә эшмәкәрләр хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат бирелде. Эшмәкәрләрнең коррупциячел гамәлләрдән саклану мөһимлеге турында законнар аңлатылды. Шулай ук дөньякүләм эшләүче маркетплейстерлардан файдалану турында сөйләделәр. Соңгысы турындагы мәгълүмат Зәй эшмәкәрләрендә борчулы сораулар белән каршы алынды. Эшмәкәр Вероника Степанова белдерүенчә, маркетплейстерлардан файдалану район җирлегендә эшләүче эшмәкәрләр өчен шактый кыйммәткә төшә, ул файда китерми. Шуңа да эшмәкәр бизнескә ярдәм итү фондыннан башка төрле товар сату мәйданчыкларын булдыру, алар турында җирле эшкуарларга җиткерүне сорады.

Эшмәкәр Эдуард Карабашкин исә, закон нигезендә җир, бина сатып алу өчен госпошлинаның бик зур процентта булуын да әйтте. Бу мәсьәлә буенча язмача мөрәҗәгать белән ТР Дәүләт Советы һәм РФ Думасы депутатларына чыгу турында килешенде.

— Эшкуарлык эшчәнлеге — ул районыбыз социаль-икътисади тормышының аерылгысыз өлеше. Бу сферада халыкның икътисади яктан актив өлешенең яртысына якыны хезмәт куя. Кече һәм урта эшмәкәрлектән кергән салым кертемнәре — ул җирле бюджет кеременең 20 процентка якынын тәшкил итә. Эшмәкәрлек үсеше төрле тармакларда халыкка өстәмә эш урыннары булдыруга да ярдәм итә, товарлар һәм хезмәт күрсәтү базары киңәя. Бүген исә, районыбызда эшмәкәрлекнең һәр юнәлеше өчен шартлар бар. Һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектларының саны үсеше уңай динамикада булуы күзәтелә. Бүгенге көндә районда 4205 эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче бар. Аларның 1032се — шәхси эшмәкәрләр, 2928е — үзмәшгульләр, — диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Ул махсус хәрби опрерациядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда да район эшмәкәрләренең өлеше зур булуын ассызыклады, тирән рәхмәт хисләрен белдерде.

Тармак структурасына күз салсак, иң күп өлеш йөк күчерү буенча эшмәкәрлек эшчәнлегенә туры килә, монда шөгыльләнүчеләр 18,5 % тәшкил итә. 17,6% — сәүдә, техника төзекләндерү өлкәсендә, 17,6% — йөк ташу һәм саклау, 13,5% — төзүчелек белән шөгыльләнүчеләр, 8,9%- эшкәртү сәнәгате; 5,5% — күчемсез милек операцияләре, 4,8% — фәнни һәм техник юнәлештәге эшчәнлек, 4,8% — авыл хуҗалыгы, урман-ау, балыкчылык.

Узган ел кече һәм урта эшмәкәрлектә җитештерүчәнлек 10,22 млрд. сумны тәшкил итте. Районда эшмәкәрләргә һәртөрле программалар турында даими мәгълүмат бирелеп тора. Шуның нәтиҗәсендә узган ел предприятие һәм оешмалар шул исәптән кече эшмәкәрлек тарафыннан республика һәм федераль ярдәм чараларыннан файдаланучылар билгеле, ул 1,1 млрд. сумлык ярдәм алу белән билгеләнә. Шулай ук эшмәкәрләргә закон нигезендә эшләү мөһимлеге турында даими аңлату эшләре алып барыла. Шунысы бар, кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме бик кирәк, бу аларның тотрылыклы үсешенә булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев