Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә эшкуар хатын-кызлар өчен аерым клуб эшли

Зәйнең Кадрлар үзәгендә хатын-кызлар арасында эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган «Хатын-кызларча уңыш» клубының чираттагы очрашуы булды.

«Кадрлар» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган чара профессиональ үсешкә һәм үз бизнесын үстерүгә омтылучы 8 актив гүзәл затны берләштерде.

Очрашуда шәһәребездә эшмәкәрлек эшчәнлегендә билгеле урын тотучы ханымнар - Елена Гайнетдинова һәм Лилия Тихонова чыгыш ясадылар. Спикерлар клуб әгъзаларына  бизнес алып баруда үз тәкъдимнәрен киңәш иттеләр,  һөнәр серләрен ачтылар. Аларның чыгышлары анализ тирәнлеге һәм практик юнәлеше белән аерылып торды, бу эшмәкәрлек эшчәнлегенә тартылучыларда зур кызыксыну уятты.

Чара барышында клубта катнашучылар, яңа эшлекле багланышлар оештырып һәм элемтәләр алмашып, бер-берсе белән актив хезмәттәшлек иттеләр. Эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм шәхси үсеш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Һәр катнашучы кыйммәтле белемнәрне генә түгел, фикердәшләр аралашуында барлыкка килә торган энергия алды.

«Хатын-кызларча уңыш» клубы хатын-кыз эшмәкәрләргә ярдәм итүгә һәм аларның һөнәри потенциалын үстерүгә юнәлтелгән «Кадрлар» илкүләм  проекты кысаларында актив эшен дәвам итә. Алда клубта катнашучыларны күпсанлы кызыклы чаралар, укыту программалары һәм үз планнарын  тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр көтә. 

“Барлык кызыксынучыларны безнең һөнәри бергәлеккә кушылырга чакырабыз. Монда сезнең идеяләр конкрет формалар алачак, ә хыяллар чынбарлыкка әвереләчәк. Өстәмә мәгълүмат алу һәм түбәндәге чараларга теркәлү өчен Татарстан Республикасының Зәй районы буенча Кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итегез”, - ди үзәк җитәкчесе Екатерина Андреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев