Зәйдә эшче яшьләр пневматик коралдан атуда ярышты
Зәйдә «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында оешма, предприятие, учреждениеләр арасында пневматик коралдан ату ярышлары үтте.
Командалар арасында беренчелекне ГРЭС спортчылары бирмәде. Икенчедә —«ТЕХНО» , өченчедә — «Зәй шикәре» заводы командалары. Шәхси беренчелектә ир-атлардан грэслылар Сергей Гобәйдуллин — I, Марс Хәлиуллин — II, "Зәй шикәре"ннән Илнар Вәлиуллин — III. Хатын-кызлардан ГРЭСтан Светлана Гәрәева — I, «ТЕХНО» дан Елена Сафиуллина — II, «Зәй шикәре» заводыннан Алена Уразайкина — III урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев