Зәйдә эш урынында ут чыгудан сак булу турында әңгәмәләр үткәрелә
Янгын куркынычсызлыгы хезмәте белгечләре урыннарга чыгып куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау мөһимлеге турында сөйләшүләр алып баралар.
Чираттагы шундый сөйләшү эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сак хезмәтендә узды. Биредә янгын куркынычсызлыгы хезмәте инспекторы Лилия Писарева хехмәткәрләргә эш урынында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатты, утның нинди очракларда килеп чыгу ихтималы булуын һәм беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте. Янгын сүндерү җиһазларын куллану практикасын искә төшерделәр. Шулай ук янгын чыкканда кичекмәстән 01, 101, 112 телефоннары аша шалтырату һәм кешеләрне бинадан эвакуацияләү хакында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев