Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә еш аварияләр була торган урам чаты төзекләндерелде

Зәйдә Т.Ялчыгол белән Казан урамнары кисешкән чатта еш кына юл һәлакәтләре килеп чыгучан иде.

Дөрес, кешеләр тән җәрәхәтләре алган очраклар теркәлмәсә дә, транспорт чараларына зыян килүсез калмый ул аварияләр. Әлеге тема район юл куркынычссызлыгы хәрәкәтен тәэмин итү комиссиясе эшендә дә күтәрелде һәм комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев биредәге участокта төзекләндерү үткәреп, юл хәрәкәтен җайга салу мөһимлеген әйтте. Июнь башыннан исә эшне башладылар да, төзекләндереп тә куйдылар. Хәзер урам чатында яңа түшәлгән асфальт, ә машиналар тизлеген контрольгә алу өчен ясалма тигезсезлек тә булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев