Зәйдә Ерашовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Узган атнада Зәй ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә тату, үрнәк яшәүче Татьяна Арсентьевна белән Валентин Федорович Ерашовларны хөрмәтләделәр.
Илле ел парлап гомер итү бәхете бик сирәкләргә генә насыйп була. Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Шәһәр-районыбызда да да бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып яшәүче, яшьләргә өлге итеп куярлык гаиләләр бихисап.
Чарада “алтын” парның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары катнашты. Ерашовлар Мендельсон маршы астында түргә үттеләр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, илле ел иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.
Татьяна Арсентьевна 1973 елда кулына “хисапчы-икътисадчы” дипломын алып, “Беренче Май” колхозына эшкә кайта. Валентин Федорович бу вакытта биредә инженер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Бер күрүдә бер-берсен ошата егет белән кыз. Валентин беренче очрашуда ук тәкъдим ясый. Ә Татьяна икенче очрашуда ризалыгын бирә. 1974 елда Тройсын бәйрәмендә туй итәләр. Гаиләдә өч кыз үсә. Олы кызлары Наталья белән Любовь - район үзәк дәваханәсендә, Анналары төзелеш тармагында хезмәт куя.
-Зәйгә 1975 елда күченеп кайттык. Икебез дә автомобиль заводы төзелешеедә катнаштык. Бүгенге көндә балалар, онык, оныкчыкларга куанып яшибез, - ди Ерашовлар.
ЗАГС бүлеге бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина Ерашовлар гаиләсе тарихы белән таныштырып, аларга якты теләкләрен юллады.
“Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән — моңа сокланмый мөмкин түгел. Яшьләргә дә сез үрнәк. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә”, — диде Гөлфия Имамзөфәровна.
Әлеге матур чара Гаилә елы кысаларында үтте. Ахырдан күркәм парлар яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр, балалары һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр. Традиция буенча, Зәйнең Мактаулы юбилярлары китабына үз имзаларын куйдылар.
Фото Зәй ЗАГС бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев