Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Энергоишегалды» күршеләрне һәм булачак энергетикларны җыйды

Зәйнең «Һөнәр үрнәге» проектының «Күрше фест» республика конкурсында җиңүе бөтен шәһәр өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

21 августта Гагарин урамындагы 53 а йорты ишегалдында ГРЭС командасы «Энергоишегалды» фестивале оештырды. Станциягә VR-турлар, мегаватт классикалары һәм һөнәри пробалар -  заманча һөнәри юнәлеш бирү һәм уңайлы шәһәр мохите турында кайгырту әнә шулай тасвирлана.

Безнең шәһәрдән ике проект «Күрше фест» масштаблы республика ишегалды вакыйгалары конкурсында халык тавыш бирүендә җиңүче булды. Проектларның берсе - Зәй ГРЭСы белән берлектә Гөлнара Феофанова тарафыннан оештырылган «Һөнәр үрнәге» фестивале. Бу - интерактив мәйданчык, анда укучылар мавыктыргыч формада төрле белгечлекләр белән таныша, фәнни тәҗрибәләр үткәрә һәм хәтта виртуаль рәвештә районның төп энергетика гиганты — ГРЭСта була ала.

53А йорты ишегалдында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде: биредә «Күрше фест» кысаларында оештырылган «Энергодвор» бәйрәме уңышлы узды. Программа балалар һәм өлкәннәр өчен гаять бай һәм кызыклы иде. Кунаклар  район  кадрлар үзәгеннән «Энергополис» танып белү уенында катнашты, VR-технологияләр ярдәмендә ГРЭС буйлап виртуаль сәяхәткә чыкты, «Татэнерго» АҖнең «Ялкын» волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге белән танышты, шулай ук станция белгечләре мастер-класслар күрсәтте. «Мегаваттлы классиклар» һәм «Подстанцияне буя» конкурсы бәйрәмнең якты мизгелләре булды.

 ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров бәйрәмне ачып, аның уникальлеген ассызыклады. 

- Шәһәр-районыбызда, республикада, илдә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирелә. Профессиональ үсеш өчен шартлар, уңайлы мохит тудырыла. Быел станциядә 200гә якын яшь кеше практика уза, без бирегә бергәләп энергетиканың нәрсә икәнен, кем икәнебезне, балаларыбызның һәм партнерларыбызның нинди икәнен күрсәтү өчен килдек, - диде ул.

Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева да чыгыш ясады. 

- ГРЭСның креатив командасын һәм Гөлнара Феофанованы «Күрше фест» конкурсында җиңүләре белән котлыйм. Бу - Татарстанның уникаль инициативасы, Россиядә аның аналоглары юк. Бүгенге бәйрәмнең һөнәри юнәлеш буенча булуы аеруча кыйммәтле. Хезмәт базарының бүгенге шартларында бу - теләсә кайсы оешма өчен иң мөһим эш юнәлешләренең берсе, - дип ассызыклады Екатерина Андреева.

Үзәк белгечләре балалар өчен «Энергополис» мавыктыргыч квесты үткәрде, аның барышында төрле һөнәрләр белән уен формасында танышырга мөмкин булды.  Балалар үзләрен энергетиклар ролендә генә түгел, пешекче, бухгалтер, хезмәтне саклау буенча белгеч ролендә дә сынап, башка һөнәрләрнең эш нечкәлекләре белән таныша алдылар.

Роза Илалтдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев