Зәйдә «Энергоишегалды» фестивалендә балалар һөнәрләр белән таныша
21 августта Төзүчеләр урамының 2нче йорты ишегалдында «Энергоишегалды» фестивале узды.
Программа балалар һәм өлкәннәр өчен гаять бай һәм кызыклы иде. Чарада катнашучылар район мәшгульлек үзәгеннән «Энергополис» танып белү уенында катнашты, VR-технологияләр ярдәмендә ГРЭС буйлап виртуаль сәяхәттә булды, «Татэнерго» АҖнең «Ялкын» волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге белән танышты, шулай ук станция белгечләре мастер-класслар оештырды. «Мегаваттлы классиклар» һәм «Подстанцияне буя» конкурсы балалар өчен аеруча кызыклы булды.
«Энергополис» квесты барышында төрле һөнәрләр белән уен формасында танышырга мөмкин булды.
Фестиваль «Күрше фест» конкурсында җиңгән “Һөнәр үрнәге” проекты кысаларында оештырылды. Чараны оештыручлар - Зәй ГРЭСы һәм Гөлнара Феофанова.
фотолар Зәй ГРЭСыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев