Зәйдә «Елмаюлар эстафетасы» узды
16 июньдә Зәйнең «Энергия» стадионында «Елмаюлар эстафетасы» дип исемләнгән спорт чарасы узды.
Анда «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм «Радость» социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты. Чара «Россия спорты» программасы кысаларында үткәрелде.
Күңелле чара «Добро.центр» активистлары оештырган флешмоб белән башланды. Аннары «Барс» спорт мәктәбе хезмәткәрләре балалар өчен күңелле эстафеталар үткәрделәр: җитезлек, тизлек, төгәллектә сыналдылар.
Катнашучылар ярышларга дәртләнеп кушылды, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм уңай хис-кичерешләр алдылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда спортка кызыксыну уята, команда рухын үстерә һәм җиңүләрне дә, җиңелүләрне дә лаеклы кабул итәргә өйрәтә.
Ә төп максат – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм балалар өчен уңай эмоциональ мохит булдыру.
«Россия спорты» федераль проекты буенча уздырылды.
фотолар социаль үзәктән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев