Зәйдә еллык эшчәнлеккә йомгак ясала
Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов килде.
Алар район башлыгы Разиф Кәримов, җаваплы затлар белән бергәләп шәһәрдәге мөһим объектларны карадылар, Зәй муниципаль район Советы кырык алтынчы утырышында катнаштылар.
Дәрәҗәле кунак Зәйдә соңгы елларда капиталь төзекләндерелгән һәм сафка бастырылган яңа биналарны карап, аларда заманча шартлар тудырылуга югары бәя бирде. Капиталь төзекләндерелгән йогышлы авырулар бүлеге бинасы, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, «Без бергә» психологик-педагогик үзәк, яңа төзелгән «Дулкын-Волна» бассейны шул рәвешле бәяләнде.
Ә «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында районның әйдәп баручы предприятие-оешмалары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Махсус хәрби операциягә ярдәм әзерләү темасы да яктыртылды. Район күләмендә маскировка челтәре үрүнең 31нче ноктасы эшли башлады. Биредә үк бертөркем тыл ветераннарына «Җиңүгә −80 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аннан соң тамаша залында 2024 елга йомгак ясау, агымдагы һәм алдагы елга планнар билгеләүгә багышланган район советы сессиясе үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында иң мөһим мәсьәләләргә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев