Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә электр челтәре предприятиеләре хезмәткәрләре һөнәр осталыгында ярышты

Бүген Зәйгә республиканың электр челтәре тармагы предприятиеләренең иң оста энергетиклары җыелды.

Районның “Электр көчәнеше астында эшләү үзәге” мәйданчыгында  республика күләмендәге ярышлар башланды. Бирегә 9 команда килде. 

Республика күләмендәге ярышларны нәкъ менә Зәй җирлегендә уздыру карар ителү очраклы түгел, чөнки биредә Россиядә һәм якын чит илләрдә аналогы булмаган электр көчәнеше астында эшләүгә өйрәтүче махсус уку үзәге нәтиҗәле эшли. Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, ярышларның баш хөкемдары Альмир Латыйпов, Түбән Кама электр челтәре оешмасы директоры Алмаз Галимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнаштылар. 

 

- Без шундый эре ярышларны Зәй җирендә кабул итүебезгә шатбыз. Чөнки биредә энергетика тармагы буенча бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Зәйне юкка гына энергетиклар шәһәре дип атамыйлар. Бездә илдә бердәнбер  булган электр көчәнеше астында уку үзәге эшли. Ә бу исә заманча шартларда, чынбарлыкка якын китерелгән сынау үтәргә мөмкинлек бирә. Һәр предприятие командасына уңышлар телим, бу ярыш кына түгел, үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булсын, - диде Разиф Галиевич. 

Ярышлар исә берничә көн дәвамында 7 этапта үтә. Анда Түбән Кама, Идел буе, Чистай, Казан, Буа, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә электр челтәрләре предприятиеләренең иң-иңнәре көч сынаша. 

- Бүген безнең уку мәйданчыгында электр челтәре тармагының иң яхшы бригадасын ачыклау өчен ярышлар башланды. Моңа кадәр һәр районның электр челтәре предприятиеләрендә үзара ярышлар үтте, ә инде үз филиалында иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр бирегә республика ярышларына килде. Без әле мондый масштаблы ярышларны үзебездә тәүге тапкыр кабул итәбез, оештыру эшләренә бик җитди карадык. Мондый ярышлар “Челтәр компаниясе” АҖ филиаллары арасында елга ике тапкыр үткәрелә һәм ул хезмәткәрләрне даими төстә үз эшендә шомарырга ярдәм итә. Бүгенге ярышларда катнашучылар исә барысы да нәкъ менә безнең уку үзәгендә өйрәнүләр үткән хезмәткәрләр. Электр көчәнеше астында эшләү үзәге ачылган 2016 елдан бирле бездә 35 меңнән артык хезмәткәр укып чыкты. Алар Россиянең 42 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән Казахстан, Кыргызстан, Белорусиядән килеп югары электр көчәнеше астында эшләргә өйрәнүчеләр. Алга таба да без укыту мөмкинлекләрен киңәйтергә исәплибез, инде Үзбәкстан, Әзербайҗан белән сөйләшүләр бара, - дип сөйләде укыту үзәге директоры Рушан Дәүләтшин. 

Ә ярыш этапларына килгәндә, алар югары электр көчәнеше астында эшләгәндә килеп чыгу ихтималы булган хәлләрне күзаллауны, ярдәм чараларын, тиз арада мәсьәләне хәл итүне үз эченә алды. Анда теоретик белемнәр дә сыналды, гамәли эш тә тикшерелде. Конкурсантлар электр баганасында зыян күрүчене коткару, янгын вакытында эшләү һәм башка шартлы биремнәрне үтәделәр. Сынауны һәр командадан 1 мастер, 2 монтер, 1 диспетчер үтә. 

- Мондый ярышлар безнең өчен бик кирәк, чөнки замана таләпләре даими үзгәреп тора, ә биредә без үзара белгәннәребез белән уртаклашабыз, теге яки бу ситуациядән коллегеларыбызның чыгу осталыгын күзәтәбез. Шәхсән үзем электр челтәре тармагында 19 ел эшлим, ә даими тонуста булуны гел кирәк, дип исәплим. Зәйдәге электр көчәнеше астында эшләү үзәгендә дә курслар үттем, монда өйрәнү өчен шартлар бик яхшы, - дип үз фикерләрен белдерде Әлмәт электр челтәре предприятиесе мастеры Алмаз Юнысов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев