Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә элек тә хөкемгә тартылган ир-ат машина куып алып киткән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында бересе – машина куып китү.

1 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 31 яшьлек ир-аттан билгесез кешенең Зәйнең Җиңү проспектында йорт ишегалдыннан машинасын куып китүе турында гариза керә.

«Җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәрләре тарафыннан машинаны элек тә хөкемгә тартылган 43 яшьлек Зәй кешесе куып китүе ачыкланды. Аңа карата җинаять эше ачылды», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев