Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ел тәрбиячеләрен билгеләделәр

5-20 декабрьдә Зәйдә «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Анда районның 17 педагог-тәрбиячесе үз эшенең иң остасы булуны дәлилләде.

Һөнәри осталыкны арттыру, үз эш алымнарың белән уртаклашуны күздә тотып оештырылучы әлеге бәйге быел ике: «Ел тәрбиячесе» һәм «Ана телендә белем һәм тәрбия бирү педагогы» номинацияләре буенча үтте. Һәм педагоглар ике турда сыналдылар. Беренче турда балалар белән эшләү күрсәтелсә, икенче турда белем һәм тәрбия бирүдә аерым эш методлары белән эшләү, ата-аналар белән уртак проектлар каралды.

Бәйге нәтиҗәсе буенча «Ел тәрбиячесе» җиңүчесе дип «Уймак кыз» балалар бакчасыннан Ләйсән Зыятдинова табылды. Икенче урында — «Кояшкай» бакчасы музыкаль педагогы Гөлназ Ялозюк. Өченче урынны ике педагог бүлештеләр, алар — «Энҗе» балалар бакчасыннан Татьяна Касьянова һәм «Зәңгәр чәчәк» тән Татьяна Сафронова. Конкурс лауреатлары: Наталья Бакеева («Урман әкияте» музыкаль педагогы), Венера Дмитриева («Тату гаилә» тәрбиячесе), Ирина Кириллова («Салават күпере» тәрбиячесе).

«Ана телендә белем һәм тәрбия бирү педагогы» номинациясендә җиңүче — «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Гөлназ Хөснетдинова.

«Ел тәрбиячесе — 2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этап җиңүчесе һәм призерлары төбәк бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев