Зәйдә экстремизмның аяныч нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләшәләр
Терроризмга каршы көрәш, кешеләргә әлеге афәттән саклану мөһимлеген искәртү максатында республикада, шул исәптән Зәй районында да 2нән 10нчы сентябрьгә кадәр “Экстремизмга - юк!” профилактик декадасы бара.
Аның кысаларында 3 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә иртәнге тәрбия сәгате укучыларга әлеге тема буенча аңлату эшләре алып бару, хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре белән очрашып сөйләшүләр форматында үтте. Балалар интернет челтәрендәге шикле чакырулардан ничек читләшергә икәнен төшенделәр. Мондый дәресләр атна дәвамында уздырылачак.
Районның яшьләр эшләре учреждениеләрендә атна дәвамында терроризмга каршы пропаганда чаралары үткәрелә. Кисәтү максатында фильмнар, видеороликлар тәкъдим ителә.
Декаданы районда үткәрү максатында районның антитеррор комиссиясе сәркатибе Татьяна Токмакова махсус эш планын тәкъдим итте.
“Максатыбыз бигрәк тә яшьләребезне явыз ниятле адәмнәрнең начар эшләргә тартуына юл куймау. Шуңа да яшьләргә моны даими аңлатып тору бик мөһим”, - диде ул.
Фотолар Аксар мәктәбе сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев