Зәйдә дүрт көндә дүрт янгын чыккан
9-12 майда район янгын күзәтчелеге бүлеге 10 чакыру алган. Шуның 5се ялган чакыру булып чыккан. Берсе - кипкән үлән яну, бишесе – җитди янгын очрагы.
9 майда 9 сәгать 38 минутта янгын сүндерү часте Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә Кызыл Армия урамында ут чыгу нәтиҗәсендә шәхси йорт һәм сарай тулысынча янып бетә.
“Янгын чыгуның сәбәбе – ут төртү”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
10 майда 15 сәгать 10 минутта шәһәрдә “Энергетик” бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Биредә бер бакча йорты һәм мунча яна.
“Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр янгын сүндерүчеләр.
11 майда 5 сәгать 51 минутта Мирный бистәсендә Шоссе урамында мунча януы турында хәбәр ала янгын сүндерү часте. Шулай ук хуҗалык корылмасына да зыян килә.
Шул ук көнне 9 сәгать 48 минутта шәһәрдә Нариманов урамында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Газель” машинасы яна. Автомобиль йөртүче тормоз системасының төзек булмавы нәтиҗәсендә идарә итүне югалта һәм алда баручы зур йөк автомобиле белән бәрелешмәс өчен рульне юл читенә борып, кюветка ава. Шуның нәтиҗәсендә автомобиль яна башлый.
“Янгынның сәбәбе - транспорт чарасы узеллары, системалары һәм механизмнарының төзек булмавы”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев