Зәйдә Дмитрий Милочкин истәлегенә «Геройлар кубогы» турниры узды
«Форпост» балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү клубы коллективы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Дмитрий Милочкин истәлегенә «Геройлар кубогы» турнирын уздырды.
Турнир «Йолдызлык» палаткалы лагеренда грант конкурсы кысаларында оештырылды. Ярышларда «Бөркетләр» һәм «Йолдызлык» командалары үз көчләрен сынады.
"Балалар дөньяны уйнап таныйлар. Безнең бурыч — баланың үсешенә ярдәм итүче уеннар табу. Лазертаг хәрәкәтчән команда уены куркынычсыз, күңелле һәм файдалы. Лазертаг асылда "сугышчы"ны имитацияли, әмма агрессия тудырмый. Бу — команда спорты төре, анда үзеңнең осталыгың гына түгел, ә командада эшләү дә мөһим. Без үзебезнең геройларыбыз белән горурланабыз. Дмитрий Милочкин безнең матур киләчәгебез өчен көрәште. Аны онытырга хакыбыз юк. Максатыбыз — яшь буынны батыр егетләребез рухында тәрбияләү. Алда безне финал ярышлары көтә«, — ди «Форпост» директоры Наталия Шахмаева.
Фотолар "Форпост"тан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев