Зәйдә дизель ягулыгы урлаучыларны тотканнар
Угрылар үз гаепләрен таныганнар.
12 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә «Зәй» агрофирмасының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән агрофирма машиналарыннан 490 литр дизель ягулыгы урлануы турында гариза керә.
«Тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кеше һәм районыбызның бер кешесе тоткарланды. Алар шушы ук агрофирмада хезмәт куйганнар», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев