Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Демография” илкүләм проекты буенча көндезге бүлек эшли

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында «Демография» илкүләм проектының өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проекты кысаларында бер елдан артык көндезге тору бүлеге эшли.

Зәйдә “Демография” илкүләм проекты буенча көндезге бүлек эшли. Фото "Радость" үзәгеннән

Бүлектә эш комплекслы алып барыла. Барлык чаралар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр көндәлек тормышта мөмкин кадәр күбрәк көнкүреш һәм социаль мөстәкыйльлекне саклауга юнәлдерелгән. Реабилитация программасы үз эченә социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-көнкүреш, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәтләр алучыларның коммуникатив потенциалын арттыру хезмәтләрен ала.

Шул ук вакытта актив эш формаларыннан физик реабилитация һәм физик культура һәм спорт чаралары белән социаль адаптация куллану нәтиҗә бирә. Менталь тайпылышлы кешеләрнең иң нәтиҗәле үсеш ысуллары булып хәрәкәт активлыгы белән бәйле шөгыльләр тора. Физик күнегүләр физик сыйфатларны үстереп кенә калмыйча, ә гомуми сәламәтлекне яхшырта һәм йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасының функциональ мөмкинлекләрен арттыра.

«Күнегүләр индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып сайлана. Уеннар һәм физик күнегүләр сайлаганда социаль хезмәтләр алучыларның мөмкинлекләре, яшьләре, сәламәтлекләре, интеллектуаль бозылулар дәрәҗәсе исәпкә алына. Мисалга, көндезге тору бүлеге дәресләренә актив йөрүче бер кызның үсешендә уңай күрсәткечләр бар. Аның үз-үзенә ышанычы, мөстәкыйльлеге артты, эмоциональ хәле яхшырды. Әти-әнисе дә аңа бу эшчәнлектә терәк булып тора», — ди көндезге бүлек мөдире Валентина Каменская.

Шулай итеп, даими рәвештә адаптив физик культура белән шөгыльләнү сәламәтлек проблемаларын хәл итүгә генә түгел, ә менталь тайпылышлары булган кешеләрнең үз-үзләрен бәяләвен һәм социаль активлыгын арттыруга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев