Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә чыршылар сатуга чыга

Зәйдә Яңа ел бәйрәменең күрке — чыршыларны 14 декабрьдә сата башлаячаклар.

Сәүдә шәһәрнең ике мәйданчыгында — Яңа шәһәрдә һәм 35нче бистәдә оештырылачак. 

Тәкъдим ителә торган агачларның биеклеге бердән биш метрга кадәр, әмма индивидуаль заказ буенча хәтта ун метрлы чыршы да сатып алырга мөмкин. 

«Чыршы» операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре урманчылар белән берлектә чыршыларны сату процессында тәртип саклауны күзәтәчәкләр. Ылыслы агачларны законсыз кисү һәм сату белән шөгыльләнүче хокук бозучыларга җитди административ штрафлар яный.

фото «Зәй-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев