Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә чыршы базары эшли башлады

Шуларның берсе 35 нче бистәдә урнашкан.

Чыршылар белән сату итүче Динар Әгъзәмов сөйләвенчә, зәйлеләр аеруча нарат агачын яратып алалар икән. Шуңа да быел ул әлеге агачны гына алып кайткан. Наратлар бишьеллык, алар Башкортстанда үстерелгән. Озынлыклары 1 метрдан башлана, 2 метрдан артып киткәннәре дә бар. Бәяләре 600 сумнан алып 1800 кадәр. Сатучы белдерүенчә, нарат агачы хуш исле, йомшак булуы белән аерылып тора. Өй, фатир шартларында тиз кипми. Озаграк саклансын өчен аны ком салынган чиләккә утыртырга да була. Ә менә суга куерга киңәш ителми. Шулай ук эшмәкәр, чын чыршы агачын күпчелек өлкәннәр алуы турында сөйләде. Яшьләр исә күпчелек ясалма чыршыга өстенлек бирә, дип уртаклашты ул. 

35 нче бистәдә чыршы базары көндезге 11 алып кичкә кадәр эшли. Шушы көннәрдә Яңа елның төп символын Яңа шәһәр тукталышында да алып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев