Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә чернобыльченең тол хатыны студентлар белән очрашуга килде

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом-электр станциясендәге шартлауга быел 26 апрельдә 37 ел була.

Зәй районыннан әлеге фаҗигане бетерүдә 106 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, бүген аларның 57се арабызда юк инде.
7 апрельдә Зәй политехник көллиятендә Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан Михаил Мухинның тол хатыны Любовь Ивановна белән очрашу узды. Очрашуда беренче курс студентлары, район чернобыльчеләр берлеге рәисе Валентин Атласов катнашты.
Любовь Ивановнаның тормыш иптәше Михаил Иосифович Мухин ике мәртәбә Чернобыльдә булган фаҗигане бетерүгә чакырыла. Беренче тапкыр 1986 елда чакыралар, ләкин 35 яше тулмаганлыктан, Мәскәүдән кире борып кайтаралар.

-Икенче тапкыр 1987 елның апрелендә чакырдылар. Җыенырга ике сәгать вакыт бирделәр. Тоцкий полигонында аларны укытып, Чернобыльдә эшләргә өйрәткәннәр. Әзерлек укытуларын узгач, Чернобыльгә озаттылар. Михаил дезинфектор-химик булды. Авария булган 4нче блокның үзендә кулдан чистарту эшләре алып барганнар. Зәйгә дүрт айдан соң гына әйләнеп кайтты ирем, - ди Любовь Ивановна.

Михаил Иосифович көчле нурланыш ала һәм 50 яшендә инвалид кала. Ул район чернобыльчеләр берлегенең беренче рәисе була.

-Бу вакытта чернобыльчеләргә җыелырга урын юк иде. Алар безнең фатирда җыелып, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшәләр иде. Ул вакыттагы социаль яклау бүлеге башлыгы Людмила Краснова аларга нык ярдәм итте, рәхмәт аңа, - ди Любовь Ивановна.

Михаил Мухин 2008 елда 56 яшендә вафат була.

Валентин Атласов, укучыларга мөрәҗәгать итеп, Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калуларын билгеләп үтте. Бу очрашу көне укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

Фотолар политехник көллияттән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев