Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә чернобыльчеләрне искә алдылар

Бүген Җиңү бульварында Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашканнар хөрмәтенә куелган мемориаль комплекс каршына зәйлеләр күпләп җыелды.

Биредә Чернобыль АЭСында булган фаҗиганең 37 еллыгына багышланган митинг үтте.

Әлеге чарада Чернобыль АЭСында булган фаҗигане, техноген һәлакәтләрне бетерүдә катнашучылар, аларның туганнары, иҗтимагый оешма һәм хакимият вәкилләре катнашты.

- Сез тыныч тормышта үз сәламәтлегегез бәрабәренә куркыныч һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашып, зур батырлык үрнәге күрсәттегез. Елдан-ел араларыгыз саега барса да, сезнең исемнәр мәңгелек булып киләчәк буыннар күңелендә сакланыр. Кабат бездән соңгы буыннарга мондый афәтләрне күрергә язмасын, - диде чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Чернобыльчеләр, техноген һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов чернобыльчеләрнең һәрберсенең йортында булып, аларның яшәү шартлары белән танышып чыккан.

-Проблемаларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез, без аларны район хакимияте белән берлектә хәл итәргә тырышабыз. Сезнең бүген митингка шулай җыелып килүегезгә, безнең сафларда булуыгызга сөенәбез. Сәламәтлек, имин тормыш телим, - диде Валентин Александрович.

Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев 37 ел вакыт үтсә дә, Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗигане тетрәнеп искә алабыз, әти-бабаларыбызның батырлыгы турында яшь буынга сөйләргә кирәк, диде чыгышында.

Митингка килүчеләр арасында Габида Зинченко да бар иде. Чернобыльдән 18 километр ераклыктагы Припять шәһәрендә яшәүче Габида Зинченко 1986 елда яраткан эшен, туган йортын, барлык әйберләрен калдырып, гаиләсе белән Зәй районына күченеп кайтырга мәҗбүр була. Аңа бу вакытта 32 яшь була. Ул бик күпләр кебек берничә көннән кире әйләнеп кайтырбыз дип уйлый.

-Күршебездә янгын сүндерүче яши иде, аны 1986 елның 26 апрелендә кич белән атом-электр станциясендәге янгынны сүндерергә чакырдылар, ә иртән инде аны дәваханәгә салганнар иде. Янгынны сүндерергә беренчеләрдән булып керүчеләр саклану чараларсыз эшләгәннәр, чөнки ул вакытта нәрсә булганын аңламаганнар. Аннары аны Мәскәүгә җибәрделәр, анда ул вафат булды. Кайбер күршеләребез атом-электр станциясендә шартлау турында сөйләшә башладылар. Куркуга төштек. Шул вакытта без бу зонада калу куркыныч икәнен аңлый башладык. Чернобыль һәлакәтеннән соң икенче көнне мин йортым янындагы янгын сүндерү бүлегенә килдем, анда Мәскәүдән килгән вәкилләрне күреп, зинһар өчен, балаларны тизрәк алып китегез, дип мөрәҗәгать иттем. Әмма миңа беркем дә җавап бирмәде, – дип елап искә алды ул көннәрне Габида апа.

Бу фаҗигале көн аның тормышын алдан һәм аннан соңга бүлгән.
Арабыздан китеп баручыларны искә алып бер минут тынлык игълан ителде, аннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев