Зәйдә – чаңгы-роллерларда узышу буенча Россия Кубогы
Бүген Зәйдә илкүләм ярышлар старт ала.
Чаңгы-роллерларда узышу буенча Россия Кубогына ярышларда катнашу өчен илнең әлеге спорт төрендә иң-иң булган 200дән артык чаңгычысы Зәйгә җыелды.
16.00 – квалификация: чирек финал, ярымфинал
18.00 – финал
19.00 – җиңүчеләр, призерларны бүләкләү.
Бүген 12 июньдә чаңгы-роллерларда узышу буенча Россия Кубогына ярышларның I этабы 200 метрга спринт, ирекле стильдә ярышу буенча үтә. Ярышлар шәһәрнең Җиңү Проспектында махсус яңартылган асфальт җирлек өстендә оештырыла. Спорт ярышын карарга рәхим итегез, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев