Зәйдә быел дүрт торак пункт мобиль элемтә өчен база станцияле булачак
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыра.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен, ел саен дәүләт хезмәтләре порталында мобиль элемтә хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшыртырга кирәк булган торак пунктларга тавыш бирү уздырыла. Шулай итеп, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләре үз торак пунктларында мобиль элемтә сыйфатын яхшыртуга өлеш кертә ала. Халыкның тавыш бирүдә актив катнашуы торак пунктларны база станцияләрен урнаштыру буенча федераль программага кертергә мөмкинлек бирә.
Узган ел Зәй районы халкының тавыш бирләрдә актив катнашуы нәтиҗәсендә дүрт торак пункт – Югары Баграж, Поповка, Алексеевка, Пусташит авыллары әлеге программага керде. Хәзер исә агымдагы елның икенче яртысында әлеге авылларда 2G һәм 4G стандартлы база станцияләре урнаштырылачак.
“Мобиль элемтә база станциясен урнаштыру урынын планлаштырганда һәм сайлаганда элемтә операторы торак пунктны элемтә хезмәтләре белән бертигез каплауны һәм дәүләт бюджеты бүлеп биргән акчаларны нигезле бүлүне тәэмин итү өчен иң кулай урынны билгели. Шунысы да бар, кеше тормышы өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү максатларында һәр база станциясе Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан тикшерелергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аның кеше өчен куркынычсызлыгы турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә, элемтә станцияләренең терәк баганаларын утыртудан куркырга кирәк түгел. Ә һәр авылда тиз интернет челтәрле мобиль элемтә булуның өстенлекләре һәркемгә мәгълүм”, - дип хәбәр итәләр министрлыктан.
фото https://immunocap.ru/ сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев