Зәйдә быел демографик күрсәткечләр яхшырган
Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ун аенда шәһәр-районда 193 бала дөньяга аваз салган, аларның 97се – малай, 96сы – кыз бала. Узган ел 139 бала туган булган.
Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 42 бала — гаиләдә беренче, 77се — икенче, 40ы — өченче, 33е дүртенче һәм бишенче бала булып туганнар. Ике гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына Батыр, Ансель, Алан, Ян, Афина, Аливия, Демид кебек сирәк исемнәрне кушкан.
2023 елның ун аенда шәһәр-районда 160 пар законлы төстә никахларын теркәгән, 175 пар аерылышкан. Ун айда 556 кеше бакыйлыкка күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев