Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Буыннар старты» республика конкурсының муниципаль этабы узды

1 августта Зәйдә төрле яшьтәге катнашучыларны берләштергән «Буыннар старты» республика конкурсының муниципаль этабы үтте.

 Зәйдә “Буыннар старты” республика конкурсы беренче тапкыр үткәрелде. Команда составы балалар, әни-әтиләр, әби-бабайлардан торды.

Конкурста катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест үтәргә, велосипед һәм автомобильне фигуралы йөртүне күрсәтергә, беренче ярдәм күрсәтү буенча практикум узарга һәм тормыш куркынычсызлыгы буенча белемнәрне сынарга булды.

Конкурста әби-бабалары Юрий һәм Әлфия Александровлар ярдәмендә Федор, Олеся һәм Виктория Алексеевлар гаиләсе командасы җиңде. Аларның һәркайсы үзен төрле сынауларда күрсәтте, ә гомуми нәтиҗә җиңү булды. Хәзер алар Зәй районын читтән торып узачак зона этабында тәкъдим итәчәкләр. 

- Конкурста катнашу белемнәрне яңартырга гына мөмкинлек биреп калмыйча,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртеп, гаиләне тагын да ныграк берләштерә, – дип билгеләделәр Алексеевлар. 

Бүләкләү тантанасында район яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Зәй районындагы бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов, район Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Рамил Гарифуллин, ДОСААФның Зәй җитәкчесе Николай Глухов катнашты.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев