Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм үтте
Россиядә 7 апрель һәм 7 октябрь йөкле хатын-кызлар көне буларак уза. Аны елына ике мәртәбә уздыру гадәткә керде, чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә. Шул уңайдан бүген Зәй район үзәк дәваханәсендә йөкле хатыннар катнашында матур чара узды.
Чара шопперларга рәсем ясау буенча мастер-класстан башланды. Аны яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Адилә Галиәскәрова һәм Фаина Мишарова уздырды. Булачак әниләр үзләренә ошаган шаблоннарны сайладылар һәм мавыгып сумкаларны махсус буяулар белән буядылар.
“Үз кулларың белән нәрсәдер булдыру һәм аны истәлеккә алу бик күңелле", -дип уртаклашты мастер-класста катнашучылар.
Булачак әниләр өчен махсус концерт программасы әзерләнгән иде. Алар өчен “Горячие сердца” концерт төркеме, “Мирас” вокаль-хореография ансамбле, музыка мәктәбенең «Веста» вокаль ансамбле башкаруында гаилә, аналар һәм мәхәббәт турында җырлар яңгырады.
Чарада катнашучыларны үзәк дәваханәнең акушерлык бүлеге мөдире Виталий Егоров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова сәламләп, теләкләр юлладылар.
“Бала табу - һәр хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгадыр. Бу бәйрәм — сезгә карата хөрмәт күрсәтү көне дә. Үзегез дә, балаларыгыз да сәламәт, имин булыгыз, — диде алар, булачак әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Төрле ведомстволар белгечләре булачак әниләргә бала туу белән бәйле мөһим моментларны искә төшерделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яңа туган баланы теркәү өчен кирәкле документлар исемлеге белән белешмәлекләр өләште. Социаль фондның клиент хезмәте вәкиле Альбина Корбанова дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләде:
“Хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү, айлык пособие каралган, быел ана капиталы күләме беренче балага -728 мең һәм икенче балага 963 мең сумнан артык. Барлык хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин”, - диде ул.
Социаль белгечләр «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштырдылар.
Бүгенге көндә үзәк дәваханәдә йөклелек буенча 102 хатын-кыз исәптә тора, алар арасында ирләре махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.
"Мин беренче баламны көтәм. Шундый матур бәйрәмгә чакырулары өчен рәхмәт, рәхәтләнеп ял иттем", - диде Алинә Иванова.
Бәйрәм ахырында булачак әниләргә бассейнга һәм туган як тарихын өйрәнү музеена сертификатлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Чара "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында узды.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев