Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм оештырдылар

Бүген Зәй район үзәк дәваханәсендә тормыштагы иң мөһим вакыйгага - бала тууга әзерләнүче йөкле хатын-кызлар өчен матур чара оештырылды.

 Очрашу Россиядә елына ике тапкыр билгеләп үтелә торган йөкле хатыннар көне уңаеннан булды.

Булачак әниләрне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова һәм  район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов килде. Алар хатын-кызларга җиңел йөклелек һәм, әлбәттә, сабыйларының сәламәт булуларын теләделәр.

Бәйрәм файдалы мәгълүмат бирүдән башланды. ЗАГС бүлеге баш белгече Гөлнур Гыйззәтуллина “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бала тормышында беренче документны – туу турында таныклыкны ничек рәсмиләштерергә икәнен җентекләп аңлатты. Булачак ата-аналар «бала туу» сервисы белән эшләүнең нечкәлекләре турында - расланган хисап язмасы булудан алып гариза һәм таныклыкның электрон төрен сайлауга кадәр белделәр.

Баш табиб Айдар Фатыйхов булачак әниләргә мөрәҗәгатендә йөклелекнең уникаль һәм бәхетле вакыт булуын билгеләп үтте.

"Әни-әти булу - бу бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга. Бүген дәүләт бала сәламәт тусын өчен күп нәрсә эшли. Бик күп тикшеренүләр үткәрелә, алар иртә стадияләрдә куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Айдар Мөхәммәтнурович.

 Ул булачак әниләрне табибларның киңәшләренә игътибарлы булырга чакырды.

Чарада социаль педагог Айгөл Гайсина һәм психологлар Рамилә Насыйрова, Марина Кицнак йөкле хатыннар өчен кызыклы психологик уеннар һәм тренинглар уздырдылар, бу аларга бала көтүне җиңелрәк узарга һәм яңа рольгә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Зәй дәваханәсе психологы Регина Галимова булачак әниләргә файдалы киңәшләр белән буклетлар өләште.

Бәйрәм кунаклары арасында беренче тапкыр әни булырга әзерләнүчеләр дә, тәҗрибәле ата-аналар да бар иде. Алар барысы да мондый очрашулар бик мөһим дигән фикергә килделәр.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев