Зәйдә бу көннәрдә ярты айлык норма яңгыр яуды
Узган ялларда Зәй районында яуган яңгыр — 36 мм. белән исәпләнгән. Ул явым-төшемнең ярты айлык нормасы, диләр белгечләр.
Урыны-урыны белән аның 60 мм. га җиткән урыннары да бар икән. Бигрәк тә 18 июньгә каршы төндә һәм 21 июнь кичендә яуган яңгыр, яшен күренешләре төшерелгән фотолар белән уртаклашучылар күп булды. Кешеләр дә, җир дә яңгырга сусаган иде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белдерүенчә, бу яңгырлар шикәр чөгендере уңышы өчен аеруча яхшы. Шулай ук бәрәңге бакчасына да җәйге яңгырның шифасы зур булуын әйтә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев