Зәйдә бруцеллез авыруын кисәтүгә җитди карыйлар
Зәй районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе бруцеллез авыруы таралуга юл куймауны катгый кисәтү чараларын барлады.
Терлекләрдә бруцеллез авыруы таралуга юл куймау максатында комиссия тарафыннан махсус карар кабул ителде. Аның нигезендә Зәй районына кертелә торган терлекләрне ветеринар табиблар тарафыннан җитди контрольгә алырга, хуҗалыклардагы терлекләргә диагностик күзәтүләр ясарга, халыкка аңлату эшләре алып барырга. Ә авыл хуҗалыгы идарәсенә санкцияләнмәгән рәвештә терлекләр йөртүне ачыклау эшен башкарырга, терлек итләре сату урыннарын даим контрольдә тотарга йөкләнде.
Авыл җирлекләре башлыклары исә үз территориясендә терлекләр белән алып барылучы сәүдә эшләрен күзәтергә, хуҗалыкларда асралучы терлекләр исәбен даими күзәтүдә тотарга, ветеринар белешмәдән тыш терлек сату, ит сатуны булдырмаска, ә авыл урамнарында кош-корт сатып йөрүчеләр булганда кичекмәстән ветеринар хезмәткә хәбәр итәргә кушылды. Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә санитар таләпләрне төгәл үтәргә киңәш ителде, ә инде авыру симптомнары булган очракта кичекмәстән ветеринар табиблар белән элемтәгә чыгу мөһимлеге ассызыкланды.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев