Зәйдә бөртеклеләрне 3 мең тоннадан артык суктыручы комбайнерлар бар
Зәйдә «Уңыш бәйрәме-2023» тә иң яхшы хезмәт нәтиҗәсе күрсәткән комбайнчылар хөрмәтләнде.
Бу урып-җыю сезонында Зәй аграрийлары бөртеклеләрне бер гектардан уртача 25,8 центнер күләмендә җыеп алдылар. Икмәк кабул итү предприятиеләрендә 98 мең тонна ашлык тупланды.
«Быелгы шактый кыен һава шартларында мондый яхшы уңыш ала алу игенчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Авыл хуҗалыгы белгечләренең технологияләрне дөрес, вакытында куллана белүе. Бөртеклеләрне җыюда аеруча нәтиҗәле эшләүче механизаторлар Андрей Митрофанов, Ирек Хәсәншин, Рөстәм Фәрвәев, Айрат Уразманов, Рөстәм Җиһаншин. Алар 3 мең тоннадан артык икмәк суктыруга иреште», — дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов «Уңыш бәйрәме-2023» барышында үз чыгышында.
Яшь комбайнерлар Ислам Насыйбуллин, Айнур Гыйниятуллин, Газинур Әхмәтшин, Рөстәм Мөхәмәтдинов нәтиҗәле хезмәтләре беләе аерылып торды.
“Араларыннан Рөстәм Мөхәмәтдинов инде өченче елын рәттән республика күләмендә уздырылучы “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесендә алдынгы урыннар алып килә. Быел ул өченче булды, узган ел җиңү яулаган иде”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Һәм тугыз алдынгы комбайнер район башлыгы кулыннан “Иң яхшы игенче” лентасы алдылар һәм 50шәр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев