Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Богоявление Господня чиркәве территориясендә өмә узды

14 апрельдә Иске Зәйнең Богоявление Господня чиркәве территориясендә өмә оештырылды.

Өмәгә “Продвижение” һәм “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Олеся Пукаева һәм Светлана Долгова, битараф булмаган искезәйлеләр чыкты.

Әлеге чиркәү калкулыкта төзелеп, зәйлеләрнең горурлыгы булган. Зәй музее фондларында Тамара Шаронованың Богоявление Господня чиркәве турында истәлекләре сакланган. “Чиркәү иркен, диварлар буенда озын агач киштәләр урнашкан иде. Эчке бизәлеш бик матур, идән ике төстәге мәрмәр плитәләр белән эшләнгән, стеналар майлы буяу белән буялган, аның буенча апостоллар, Библия һәм Евангелия сюжетларына төрле картиналар ясалган иде. Гөмбәз астында кояш сурәтләнгән һәм аннан нурлар сибелә”.

Узган гасырның 30нчы елларында гыйбадәтханә ябылып, анда «Маяк» кинотеатры эшли башлый. Колокольня, алтарь өлеше сүтелеп, пыяла шешәләр тапшыру пункты төзелә. 80нче елларда бина бушап, җимерелә башлый.

Бүгенге көндә чиркәүне торгызу эшләре бара.  Өмәгә чыгучылар аның биләмәсен җыештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев