Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранының ордены гаиләсенә тапшырылды

Әтисенең ордены балаларына кайтты

Моннан ике еллап элек Зәй кешесе Якты Күл авылы янында Бөек Ватан сугышында катнашучының орденын тапкан. Ул аны берничә ай элек «Гвардия» эзтабарлар отряды әгъзасы Виктор Уразайкинга тапшырган. Виктор Николаевич, эзтабарлар отряды шунда ук орденның хуҗасын эзләү эшенә керешкәннәр, архивка орден номеры буенча запрос ясаганнар.

— Архив документлары буенча II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Андрей Васильевичка Минеевка тапшырылган булуы ачыкланды. Без ветеранның туганнарын эзләү эшенә керештек. Аның сугыштан соң Иске Зәйдә яшәвен ачыкладык. Кичә — 14 ноябрьдә Андрей Минеевның балаларына әтиләренең батырлыгын искәртүче орден тантаналы шартларда «Гвардия» эзтабарлар отряды, балалар катнашында тапшырылды, — ди Виктор Уразайкин.

Андрей Минеев 1917 елда ТАССРның Зәй районы Сәрәпәле авылында туган. 1940 елның 1 февралендә Зәй хәрби комиссариаты аша мобилизацияләнә һәм һәм совет-фин сугышына эләгә. Ул вакытта аңа туган җирләрне кыска вакытка гына калдырып киткән кебек тоелгандыр... Әмма бу туган яклардан аерылу алты елга сузыла.

Хезмәтенең икенче елында Бөек Ватан сугышы башлана. Бер айдан соң 169нчы укчылар дивизиясенең 680нче укчылар полкы Днестр ягына чигенә, елгага кадәр күп калмый, пехота урманга кергәндә чит сөйләм һәм этләр өргән тавышлар ишетелә. Алар дошман десанты камалышында кала.

Андрей Минеев 1941 елның 30 июлендә Николаев янында әсирлеккә эләгә.
Австриядә Андрей бай хуҗаның хуҗалык эшләренә тартыла. Һәр көн иртәдән кичкә кадәр эшчеләр хуҗаларның күрсәтмәләрен үтәгәннәр, авыр эшләр башкарганнар. Әсирләрне ачтан үлмәс өчен генә ашатканнар. Бервакыт ач Андрей кухня тәрәзәсеннән кереп, ярты чүмеч шулпа ашаган һәм шуның өчен чак гомере белән түләмәгән. Аны этләргә ботарларга ташлаганнар.

1945 елның 25 маенда ул Кызыл Армия тарафыннан азат ителә һәм Колымадагы фильтрация лагерьларына эләгә. 1947 елда Сәрәпәлегә әнисенә улыннан беренче хат килә. Алты ел дәвамында Андрейдан якыннарына бер хәбәр дә килми. Тик өмет уты беркайчан да өзелми.... Бәлки кайтыр дип көтә әнисе улын. Хатны бөтен авыл халкы җыелып укый, кулдан-кулга йөртеп, ул нәзек соры тукымага охшап кала.

Бары тик 1947 елда гына Андрей Васильевичка туган якларга кайту насыйп була. Тыныч тормышта Ефросинья исемле кызга өйләнә. Әмма НКВД хезмәткәрләре аны әле озак тынычлыкта калдырмый, еш чакырып сорау алулар башлана... Төшләргә әсирлектәге тормыш кереп җәфалаулар...

Андрей Минеев 2000 елда вафат була.

Фотолар «Гвардия» отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев