Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирде
101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде.
Анна Ивановна өендә сайларга теләк белдерде. Бу хакта социаль хезмәткәр участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. Комиссия әгъзалары күчмә сайлату җайланмасы белән аның өенә килделәр.
“Мин сәяси тормышның күп этапларын күргән кеше. Сайлауларда даими катнашам, үз тавышымны биреп, үз сүземне җиткерәсем килә. Мин моны үземнән соңгы буыннарым тыныч яшәсен өчен эшлим. Имин тормыш бик мөһим”, - диде ветеран.
Анна Моисеева 1945 елга кадәр кече медицина хезмәте сержанты буларак фронт юлы үтә. Авыруларны карау һәм дәвалауда зур тырышлык куя, алай гына да түгел, ул оста атучы да була. Шуңа да аның күкрәген күп кенә башка орден-медальләр белән бергә “Ворошилов атучысы” («Ворошиловский стрелок») күкрәк билгесе бизи.
473нче кыр-хирургия госпитале белән Анна Моисеева Берлинга кадәр барып җитә. Белев – Кенигсберг, Балтыйк буе – Орел – Курск дугасы – Польша – Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза. Анна Моисеева Җиңү флагын Рейхстагка кадау шаһиты була. Рейхстаг стенасында үз имзасын калдыра. Ә командованиедән Рәхмәт хатын аңа Берлинда Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков шәхсән үзе тапшыра.
Сугыштан соң да Анна Ивановна район дәваханәсендә шәфкать туташы булып 40 ел хезмәт куя. Ә лаеклы ялга чыккач, музей өчен сугыш темасына экспонатлар җыюга зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә Анна Ивановна кызы Надежда Ивановна гаиләсе һәм махсус билгеләнгән социаль хезмәткәр Разия Вотинова ярдәме белән үз фатирында күркәм гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев