Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны белән махсус хәрби операциядә катнашкан егет очрашты

Очрашу Россиядә махсус билгеләнештәге бүлекчәләр көне уңаеннан уздырылды.

24 октябрьдә Россия Федерациясендә махсус билгеләнештәге бүлекчәләр көне билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Зәй ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан, бүгенге көндә хәрби комиссариатта хезмәт куючы Георгий Борисов Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева янында булдылар.

Әлеге очрашуны буыннар очрашуы дип атарга була. Ватаныбыз иминлеге сагында торган әлеге батыр затларның сөйләшер сүзләре күп булды. Анна Ивановна сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашып, сугыш кырыннан яралы солдатларны коткару мизгелләрен искә төшерде. Ә Георгий Михайлович махсус хәрби операциядә катнашуы, егетләребезнең батырлыгы, ничек яралануы турында сөйләде. Очрашу бик җылы мөгамәләдә узды. Иң мөһиме — бу сөйләшү генә түгел, ә тулы бер тарих!

Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хәрби хезмәт итү турында һәм төрле түләүләр, ташламалар турында тулырак: heroes-tatarstan.ru

 

Фотолар «Форпост» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев