Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырыла

Зәй шәһәре һәм районында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннары, концлагерь тоткыннары, тыл хезмәтчәннәре – барлыгы 284 кеше ТР Рәисе бүләкләрен алачак.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады.
Разиф Галиевич аларның хәлләрен белеште, якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән бүләкләр, котлау открыткалары тапшырды.
Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Леонид Мачтаков, Анна Моисеева, Валентина Лыкова район башлыгыннан бүләкләр алып, ил-көнгә тынычлык теләде.

Анна Моисеевага 100 яшь. Ул Җиңү көнен түземсезлек белән көтә.

-Менә сәламәтлегемне ныгытып алам да аннан Җиңү парадына чыгачакмын, - ди Анна Ивановна.

Анна Ивановнаны котларга “Уймак кыз” бакчасыннан кечкенә Дарина Савгильдина да килгән иде. Ул фронт юлын шәфкать туташы буларак үткән ветеранга багышлап шигырь сөйләде.
Валентина Лыковага июль аенда 100 яшь тулачак.

Ул моннан 10 еллап элек ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга баруын җылы итеп искә алды. Рәис бүләк иткән альбомны кулына алып, тагын бер кат хатирәләрен барлады.

-Бөек Җиңү бәйрәмен көтеп алам. Сәламәтлегем какшап китте, парадка чыга алмам шул, - диде Валентина Лукьяновна.

Леонид Мачтаков кунакларны ишек төбенә үк чыгып каршы алды.

-Җиңү җиңел бирелмәде. Яшь егетләр, кызлар ил сагына басты. Ул миллионлаган корбаннар бәрабәренә, илебез халкының бердәм булуы нәтиҗәсендә яуланды, - диде Леонид Яковлевич.

Ветеранны ул хезмәт куйган ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров станция коллективы исеменнән котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ветераннар өчен патриотик җырлар яңгырады, алар җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев