Зәйдә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашулар тәмамланды
Очрашуларның соңгысы Иске Зәй халкы белән булды.
28 гыйнварда район мәдәният йортында искезәйлеләр белән узган очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.
Очрашу, гадәттәгечә, шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны сораулары, борчыган мәсьәләләре буенча кабул итүдән башланды.
Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, шәһәрне формалаштыручы предприятиеләр эшчәнлеген җентекләп анализлады, шәһәр-районда уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар, агымдагы елга планнар турында сөйләде. Иске Зәй бистәсе халкына, барлык зәйлеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алынды.

Шәһәр территориясен төзекләндерү, юл-урам челтәрен карап тоту, юл хәрәкәте иминлеге, яшелләндерү буенча чаралар турында шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов сөйләде. Ул бистәдә биологик чистарту корылмаларын норматив күрсәткечләргә китерү эшләренең төгәлләнүе турында хәбәр итте. 2025 елда Орджоникидзе урамы юлы тулысынча асфальтланган, тротуарлар салынган, Пролетар, Совет, Ударная һәм башка урам юллары төзекләндерелгән. 2026 елга Толстой урамындагы юлны төзекләндерү планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» республика программасына аерым игътибар бирелде. Агымдагы елда Зәйдә программа кысаларында 9 ишегалды төзекләндереләчәк: алар – Медицина урамында 36 һәм 37 йортлар; Рәфыйков урамында 8а һәм 10а йортлар; Җиңү проспектында 28 йорт; Казан урамында 3 һәм 4 йортлар; Макаров урамында 7а йорт; Шоссе урамындагы 11нче йорт. Сезонга әзерлек эшләре башланган инде, ишегалларының башлангыч схемалары әзерләнгән.
Программа гамәлдә булган 6 ел эчендә шәһәрдә 181 ишегалды яңартылган.
Микрорайондагы оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Камалюков сөйләде. Ул чыгышында интернет-мошенниклык очракларына җентекләп тукталды һәм республика территориясендә террорчылык актларын гамәлгә ашыру өчен яшүсмерләрне вербовкалау омтылышлары булу турында кисәтте.
«Иске Зәй» торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Сергей Ефремов 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 1,8 миллион сум күләмендә бурычы булуга карамастан, ширкәтнең 15 күпфатирлы йортында агымдагы ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.
Очрашуда бистәдәге актуаль проблемалар, шул исәптән җәйге чорда су җитмәү, рөхсәтсез чүплекләр, хуҗасыз этләр һәм питбайклар мәсьәләләре күтәрелде. Су белән тәэмин итүне яхшырту өчен, су үткәргеч челтәрен тоташтырып, йөкләмәне тигез бүлү планлаштырыла.
Иван Гущин республика җитәкчелеге исеменнән район халкына махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республика һәм федераль программаларның ничек тормышка ашырылуы хакында да сөйләде. Быел Югары Баграж авылындагы агач чиркәүне төзекләндерүне тәмамлау һәм Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеен ремонтлауны башлау күздә тотыла.
Очрашу азагында бүләкләү тантанасы булды. «Мәктәп» һәм «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Светлана Долгова һәм Светлана Лугининага район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Актив гражданлык позицияләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен «Макраме» клубы волонтерлары Светлана Иванова, Рәсимә Әхмәтшина, Анна Карпова, Гөлүсә Сафина, Анна Сержантова бүләкләнде.

Фотолар “Мәктәп” үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев