Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә

29 гыйнварда Мирный мәдәният йортында район башлыгы Разиф Кәримов Мирный, Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Нефтебаза бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашу, гадәттәгечә, шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны сораулары, борчыган мәсьәләләре буенча  кабул итүдән башланды. Шулай ук «2023 елда Зәй муниципаль районының мөһим вакыйгалары» һәм «Татарстан Республикасы казанышлары» дигән күчмә фотокүргәзмәләр белән дә танышырга  мөмкин иде.

Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, шәһәрне формалаштыручы предприятиеләр эшчәнлеген җентекләп анализлады, шәһәр-районда уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар, агымдагы елга планнар турында сөйләде. Мирный бистәсе халкына,  барлык зәйлеләргә  махсус хәрби операциядә катнашучыларга,  ЛНР һәм ДНР халкына  гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алынды.

Шәһәр территориясен төзекләндерү, юл-урам челтәрен карап тоту, юл хәрәкәте иминлеге, яшелләндерү буенча чаралар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова сөйләде. Микрорайоннардагы оператив хәл белән полициянең өлкән участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге программалары белән таныштырды.

Мирный бистәсендә күп балалы гаиләләр өчен участоклар бүлеп бирелгән, аларга узган ел коммуникацияләр кертелгән. Җир кишәрлекләрендә төзелешне башлау мөһим. Башкарма комитет һәм шәһәр хезмәтләре белгечләре йорт салучыларга консультатив һәм башка төр ярдәмнәр күрсәтергә әзер.

Кар җыю һәм чүп чыгару проблемалары, бөтен республикада кебек үк, әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрне дә борчый. Шәһәрнең юл хезмәтләре һәм коммуналь хезмәткәрләр карны чистартып шәһәрдән чыгарып, әкренләп штат режимына керәләр.

Мирный бистәсендә яшәүче Сергей Матрухов Бөгелде елгасы яр буен төзекләндерү һәм иҗтимагый  киңлек (парк) булдыру идеясе белән чыгыш ясады. Вадим Иванов “Сугышчан бердәмлек” иҗтмагый оешмасы исеменнән  обелиск төзү өчен мәктәп янында участок бүлеп бирүне сорады. Власова элеваторга кадәр урау юлны төзеп бетерү кирәк, бу Терлекчеләр урамын йөк транспортыннан бушатачак, дип үз тәкъдимен әйтте.

Район башлыгы җыелышта катнашучыларның барысына да актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде. «Масксети» волонтерлар төркеменә Рәхмәт хаты тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев