Зәйдә “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды куллануга тапшырылды
Бүген Зәй шәһәренең Төзүчеләр урамы 10нчы йорты ишегалдында матур чара үтте.
Чарада махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр һәм аларның гаиләләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары да катнашты.
Быел шәһәрдә 20 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Төзүчеләр урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр дә торак шартларын яхшырттылар. Биш катлы йортта 137 кеше яши. Капиталь ремонт программасы буенча йортта җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары алыштырылды.
Йорт ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча да зур эшләр башкарылды. Төзекләндерү эшләре барышында машина юлы һәм тротуардагы юл полотносы яхшыртылды. Балалар мәйданчыгына да яңа тротуар салынды. Балалар куркынычсыз мәйданда уйнасын өчен мәйданчыкта ком, шулай ук экологик материаллардан уен комплекслары урнаштырылды.
Бәйрәмдә төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткән “Регионстрой” ҖЧШның капиталь ремонт буенча подрядчы Минхәлим Мостафин, «АвтоСтрой» ҖЧШ юл төзүчесе Иван Обоскалов, «Зәй шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе хезмәткәрләре Фирдания Гомәрова, Люция Филатова, баш инженер урынбасары Ленар Сәлимгәрәев район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Беренче сыйныфка укырга баручы Матвей Журавлев һәм Линара Хәмидуллина да бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев