Зәйдә Беслан фаҗигасын искә алдылар
Бүген - 3 сентябрьдә илдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Моннан егерме ел элек Беслан шәһәрендә булган аяныч вакыйгалар хәтерләрдән җуелмый. Зәйдә иртән политехник колледж студентлары белән аерым очрашу үткәрелде, соңыннан мәңгелек утка фаҗигада һәлак булучыларны искә алып чәчәкләр салдылар, ә мәктәп укучылары катнашындагы чара шулай ук аерым уздырылды.
Әлеге чаралар «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү» төбәк проекты нигезендә үткәрелде.
2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар, Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1116 кешене өч көн буе ябып тоттылар. Теракт вакытында 314 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды, 783 кеше тән җәрәхәтләре алды. Әлеге фаҗигалы көн уңаеннан Хәтер сәгате Зәйнең “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 4нче мәктәпнең 7 Б сыйныфы укучылары катнашында узды.
- Бу аяныч вакыйгадан соң инде егерме ел вакыт үткән. Яңа уку елы җиттеме, шушы коточкыч җинаятьне искә алабыз. Хәер, бу хакта онытканыбыз да юк. Бер гөнаһсыз сабыйлар гомеренә кизәнгән ерткыч җаннарга безнең арада урын юк. Бесланда терактта җәфа чиккәннәргә рухи ярдәм иткән атакай да, балалар гомере белән уйнаганнарны Ходай үзе җәфаласын, диде. Ә без сезне мондый начар уйлыларга иярмәскә чакырабыз, - дип ассызыклады үз чыгышында Зәй округы иерие Вячеслав Федоров.
Очрашуда катнашкан Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин да аның сүзләрен куәтләп, йөрәкләрегездә, күңелегездә начар ниятләргә урын булмасын, үзегездән бәләкәйләрне, ярдәмгә мохтаҗларны кыерсытмагыз, әнә шундый гамәлләр тора-бара күңелегезне каралтырга мөмкин, интернет челтәрендәге шикле агымнарга кушылудан сак булыгыз, диде.
“Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров һәм ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Юлия Чернова исә изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылып, фашизмны җир йөзеннән себереп түгәргә чакырдылар.
– Кызганыч, җир йөзендә террорчылыкның тамыры әле корымаган. Безгә афәтне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Күп очракта террорчыларны балачактан ук әзерлиләр, аңнарын томалыйлар. Шуңа күрә мондый юлга өндәүчеләр белән аралаша күрмәгез, ялгыш юлга кереп китүдән, секталардан сак булыгыз. Хәзер Украина җирендә баручы хәлләр дә, әнә шул начар ниятлеләрнең эше. Без аларга каршы торырга тиешбез, – диде алар.
Соңыннан Беслан фаҗигасына багышланган видеофильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев