Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә бертуганнар бер ир-атны кыйнаганнар

24 июньдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан хәбәр керә.

Ул Җиңү проспектындагы йортларның бер подъездында кыйналган ир-ат булуы турында хәбәр итә. Әлеге ир-ат ябык баш мие җәрәхәте диагнозы, киселгән яралар белән район үзәк дәваханәсенә китерелә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре әлеге җинаятьтә ике бертуган абыйлы-энеле ир-егетләрнең катнашы булуын ачыклый. Алар әлеге җинаять очрагы буенча күрсәтмәләр биргән инде.

«Шулай ук оператив-эзләү чаралары барышында аларның яшәү урыны буенча тикшерү үткәрелде, анда 4 патрон, гильза, пуля, төсе булмаган пластик савытка тутырылган, дары сыман матдә табылды. Хәзерге вакытта тикшерү материалы Тикшерү комитетына законлы процессуаль карар кабул итү өчен тапшырылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев