Зәйдә «Беренчеләр остаханәсе» проекты балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итте
“Беренчеләр остаханәсе” проекты районда “Беренчеләр белән җәй” грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
“Беренчеләр белән җәй” грант конкурсында 163 800 сумлык грант оту нәтиҗәсендә, Зәйнең “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеге, 2-27 июньдә “Беренчеләр остаханәсе” проектын гамәлгә ашырды. Аның кысаларында балаларга хәрәкәтнең юнәлешләре турында тулы аңлатма бирелде, үсеш мөмкинлекләре күрсәтелде.
Шәһәр балалар иҗат йорты базасында 1000нән артык бала мастер-классларда, квестларда, уеннарда һәм ярышларда катнашты. Балалар "Беренчеләр хәрәкәте" мавыктыргыч дөньясына чумдылар, шулай ук истәлекле дипломнар һәм бүләкләр алдылар.
- “Беренчеләр остаханәсе” проекты балаларга шатлык һәм файдалы күнекмәләр бүләк итеп кенә калмады, ә бәлки аларның үсешенә дә ярдәм итте. Без мондый инициативалар яшь буынга потенциалын ачарга, уен, уртак иҗат һәм мавыктыргыч активлык аша яңалыкка өйрәнергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Проект нәтиҗәләре буенча балаларның иҗади һәм коммуникатив күнекмәләрендә дә, шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдә дә шактый алга китеш буды. Катнашучыларның күбесе проект чараларында катнашу аларга үз-үзләренә ышанычлырак булырга, командада эшләргә өйрәнергә һәм яңа белемнәр алырга ярдәм итте дип билгеләделәр, - ди “Беренчеләр хәрәкәте” нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Алчина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев