Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бер хатын-кыз, туганын коткарам дип, 300 мең сум акчасыннан колак каккан

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

1 февральдә бүлеккә бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Билгесез кешеләр аның паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, 13905 сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.

2 февральдә бер хатын-кыздан гариза керә. Аңа узган елның декабрь аенда билгесез кешеләр “туганың юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты” дип шалтыратканннар һәм ул курьер аша 300 мең сум акча җибәргән.

“Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, элек тә хөкемгә тартылган Чаллы кешесе кулга алынды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев