Зәйдә бер хатын-кыз мошенникларга 3 миллион 311 мең сум акчасын күчергән
Узган атнада районда ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
4 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә 58 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра, сезнең банк картасындагы мошенниклык гамәлләрен блокировкаларга кирәк дип белдерә. Әлеге хатын-кыз ышанып, банкомат аша мошенниклар счетына 3 миллион 311 мең сум акчасын күчергән.
Шул ук көнне шәһәрдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз да полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше “Watsapp” мессенджеры аша шалтыратып, кредит рәсмиләштерү турында тәкъдим итә. Һәм әлеге хатын-кыз да билгесез кешеләргә ышанып, 498 мең сум акчасыннан колак каккан.
Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев