Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә бер хатын-кыз, кеше бәрдергән кызын коткарам дип, мошенникларга 354 мең сум акча биргән

24 июльдә Зәй эчке эшләр бүлегенә 38 яшьлек Чаллы кешесе мөрәҗәгать итә.

Билгесез кеше аның дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын «ваткан» һәм аңа микрозаймнарны хуплау турында смс-хәбәрләр килә башлаган.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексы буенча җинаять эше кузгатылган.

74 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кызга билгесез кеше өй телефонына шалтыратып, кызының кеше бәрдерүе, җинаять эше кузгатмас өчен 354 мең сум күләмендә акча кирәк булуы турында хәбәр итә. Әлеге хатын-кыз бу суммада акчаны билгесез кешегә тапшыра.

Ә 19 яшьлек кыз «Авито» бушлай белерүләр сайтында күлмәк алам дип, 4161 сум акчасыннан колак кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев