Зәйдә бер хатын-кыз бергә яшәүче иренә пычак белән кадаган
Иргә тән җәрәхәтләре салган хатын тоткарланган.
20 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә Нефтьчеләр проспектында бер йорт каршындагы эскәмиядә күкрәк читлеге яраланган ир-ат ятуы турында хәбәр килә. Әлеге ир-ат белән бергә яшәүче хатыны спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм, үзара низаг чыгып, хатын иргә пычак белән кадый.
“Әлеге җинаять эше буенча тикшерү эше бара”, - дип хәбәр итәләр җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев