Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бер хатын-кыз “банкның иминлек” хезмәткәренә 438 мең сум акчасын күчергән

Узган атнада районда мошенниклыкның сигез очрагы теркәлгән.

Мошенниклыкның барлык схемалары турында без газета битләрендә халыкны кисәтеп, еш аңлатып торабыз. Соңгы вакытта мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны арту күзәтелә. Уяу булыгыз, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, бушлай сыр тәбе дә генә икәнен онытмагыз.

20 мартта Зәйдә яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз, инвестицияләрдә акча эшлим дип, мошенниклар кармагына төшә. Ул 264 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, акчасын билгесез кешеләргә күчергән.

“Телеграм” мессенджерында 49 яшьлек хатын-кызга танышының аккаунтын “ватып” акча сорыйлар. Ул, дустына булышам дип, 60 мең сум акчасыннан колак каккан.

Билгесез кешеләр Зәйдә яшәүче ике хатын-кызның паспорт мәгълүматларын кулланып, 7 мең һәм 55 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергәннәр. Ә 60 яшьтән узган ике ир-ат “банкның иминлек хезмәткәре” дип шалтыратучыга ышанып, 438 мең һәм 200 мең сум акчаларын мошенникларга “бүләк иткәннәр”.

Фото "Татар-информ"нан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев